Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Депутат Слуцкий 10 ел бергә яшәгән гаиләләргә җир бирергә тәкъдим итте
Леонид Слуцкий җитәкчелегендә депутатлар төркеме бушлай җир алырга хокуклы гражданнар исемлеген киңәйтергә һәм анда кимендә 10 ел бергә яшәгән һәм кимендә бер баласы булган парларны да кертергә тәкъдим итте. Бу хакта «Газета.ru» хәбәр итә.
Слуцкий сүзләренчә, Россиядә 20 миллион гектарда ташландык сөрү җире һәм кешесез калган 25 мең торак пункт бар. Бу территорияләрне эшчән кешеләргә биреп, мегаполисларны гына түгел, ә бөтен илне үстерергә була. Моннан тыш, мондый чара гаиләләрне ныгытырга һәм балалар тууны арттырырга этәргеч бирәчәк.
Җир кишәрлеге һичшиксез барлык кирәкле инфраструктура белән тәэмин ителергә, шулай ук гаиләнең барлык әгъзаларына тигез өлешләрдә булырга тиеш, диде Слуцкий.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз