Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Депутат Школкина: Кунакханәләрдә балалы гаиләләр өчен номерлар булырга тиеш
Кунакханәләргә, шифаханәләргә һәм ял базаларына таләпләр гаилә туризмы буенча илкүләм стандартта беркетелергә тиеш. Аерым алганда, документта балалы гаиләләрне урнаштыру өчен номерлар булуы язылган булырга тиеш. Бу хакта Дәүләт Думасының икътисади сәясәт комитеты рәисенең беренче урынбасары Надежда Школкина хәбәр итте, дип яза ТАСС.
Гаилә туризмы буенча стандарт, урнаштыру чараларын да кертеп, бөтен туристик инфраструктураны колачларга тиеш. Мәҗбүри таләпләр арасында ул гаилә номерларын гына түгел, балалар мәйданчыклары һәм анимация программалары булуын да атады.
Школкина шулай ук юл инфраструктурасы өчен аерым таләпләр каралырга тиешлеген билгеләп үтте. Аның фикеренчә, юл буе сервисы зоналарында балалар мәйданчыклары җиһазландырылырга һәм балалар өчен кайнар туклану мөмкинлеге тәэмин ителергә тиеш.
«Стандартның декларатив характерда булмавы, ә бөтен туристлык инфраструктурасына таләпләрнең тулы җыелмасы булуы мөһим. Бу балалы гаиләләр өчен ял итүне уңайлырак һәм куркынычсызрак итәргә мөмкинлек бирәчәк», - дип ассызыклады депутат.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз