Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Депутат: Сентябрь өчен торак-коммуналь хезмәтләргә 15 октябрьгә кадәр түләргә мөмкин
Россиялеләр торак-коммуналь хезмәтләр өчен сентябрь өчен 15 октябрьгә кадәр түли алачак. Бу хакта РИА Новостига Дәүләт Думасы депутаты Сергей Колунов сөйләде.
Парламентарий искәрткәнчә, Россиядә 1 марттан яңа закон гамәлдә: торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү срогы исәп-хисап аеннан соң килүче айның 10 нчы көненнән 15 нче көненә күчерелде. Димәк, сентябрь өчен түләүләрне 15 октябрьгә кадәр түләргә мөмкин, диде ул.
Колунов сүзләренчә, түләү вакытын күчерү 10 нчы, 12 нче яки 15 нче числодан соң хезмәт хакы яки пенсия түләүләре алучы гражданнарга уңайлы булсын өчен эшләнгән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз