news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Депутат салкын көннәрдә хезмәткәрләргә такси бәясен компенсацияләргә тәкъдим итте

Депутат салкын көннәрдә хезмәткәрләргә такси бәясен компенсацияләргә тәкъдим итте
Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»

Дәүләт Думасы депутаты Әмир Хәмитов эш бирүчеләрне хезмәткәрләргә таксида эшкә бару һәм кайту бәясен компенсацияләргә мәҗбүр итү инициативасы белән чыгыш ясады. Аның сүзләрен РИА Новости китерә.

Ул кайбер төбәкләрдә -25 градустан түбән температура гадәти күренеш булуына игътибар итте. Мондый шартларда эшкә бару сәламәтлек өчен реаль куркыныч тудырырга мөмкин, дип билгеләп үтте ул.

Парламентарий фикеренчә, әгәр эш бирүче хезмәткәрнең эш урынына килеп эшләвен таләп итә икән, ул хезмәткәрләрне өстәмә яклау чаралары белән тәэмин итәргә тиеш. Хәмитов таксида эшкә бару һәм кайту бәясен компенсацияләргә тәкъдимитә.

Моннан тыш, Хәмитов экстремаль салкын температуралар булганда хезмәткәрләргә өйдән эшләү мөмкинлеге бирергә кирәк, дип саный. Сүз уңайлылык турында түгел, ә иминлек турында бара, дип ассызыклый ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot