Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Депутат Россиядә мәгарифкә карашны үзгәртергә тәкъдим итте
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Россиядә белем бирү процессын тормышка ашыруга карашны үзгәртергә кирәк. Бу хакта «Татар-информ» журналистына Дәүләт Думасы депутаты һәм публицист Анатолий Вассерман әйтте.
«Безгә, әлбәттә, үз ресурсларыбызны булдырырга тырышырга, үз белемнәре белән уртаклашырга әзер кешеләрне ничектер җәлеп итәргә, иң мөһиме, безгә белем бирү системасын үзгәртергә кирәк. Кешеләр белгән әйберләреннән шикләнерлек һәм белгән нәрсәләрен тикшерерлек итеп үзгәртергә кирәк», – диде депутат.
Ул хәзер Россиядә генә түгел, ә бөтен дөньяда кешеләрне «мәгълүматны фильтрларга өйрәтмиләр» һәм шуның аркасында, күпләр фейкларга ышана башлый, диде.
«Кызганыч, хәзер безнең белем бирү системасы, хәер безнеке генә түгел, гомумән бөтен дөньядагы системалар моның белән бик зәгыйфь шөгыльләнә. Мин Дәүләт Думасының мәгариф комитеты әгъзасы буларак, бу юнәлештәге теләсә нинди инициативаны хуплыйм: аңлауга һәм фильтрациягә (мәгълүматны – Т-и искәрмәсе) өйрәтү», – диде Вассерман.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз