Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Депутат Россиядә күп балалы ир-атлар өчен «Герой-ата» исемен кертергә тәкъдим итте
Дәүләт Думасының Гаиләне яклау, ата-ана һәм бала мәсьәләләре комитеты җитәкчесе Нина Останина Россиядә күп балалы ир-атлар өчен «Герой ата» исемен кертү инициативасы белән чыгыш ясады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Ул ассызыклаганча, хәзерге җәмгыятьтә әтинең ролен «Герой ана» исеме бирү традициясе белән беррәттән бәяләргә кирәк дип саный.
Останина фикеренчә, мондый бүләкне кертү илдә демографик вазгыятьне яхшыртырга ярдәм итәргә мөмкин. Элегрәк РФ Президенты Владимир Путин хәбәр иткәнчә, хакимият күп балалы гаиләләрдә аталарга ташламалар бирү мөмкинлеге турында фикер алыша.
Күп балалы гаиләләргә ярдәм итү «Гаилә» илкүләм проекты максатларына туры килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз