news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Депутат Ревенко: Ясалма фәһем турындагы закон чит ил системаларыннан баш тартуны аңлатмый

Россиядә ясалма фәһемне җайга салу турындагы закон чит ил платформаларын һәм системаларын куллануны тыюны күздә тотмый. Дәүләт Думасы депутаты Евгений Ревенко «Мәгънәләр территориясе» форумында шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Депутат сүзләренчә, ясалма фәһем бүген төрле өлкәләрдә (мәгълүмати технологияләрдән һәм сәламәтлек саклаудан алып транспорт, сәнәгать һәм иминлек системаларына кадәр) кулланыла.

Ревенко билгеләп үткәнчә, Россиядә кабул ителгән закон ясалма фәһем өлкәсендә чит ил технологияләрен куллануга чикләүләр кертми. Аның сүзләренчә, сүз цифрлы изоляция турында түгел, ә цифрлы суверенитет хакында бара.

Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин илдә ясалма фәһемнең зур фундаменталь модельләрен эшләү, гамәлгә кертү һәм куллану өчен хокукый нигез булдыра торган законны имзалады.

news_right_1
news_right_2
news_bot