news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Депутат Прокофьев БРИКС турмаршрутларын Казан үрнәгендә үстерергә тәкъдим итте

Депутат Прокофьев БРИКС турмаршрутларын Казан үрнәгендә үстерергә тәкъдим итте
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Дәүләт Думасы депутаты Артем Прокофьев БРИКС илләре арасында туристик маршрутлар булдырырга тәкъдим итте. Ирланд сәяхәтчесе Тим Казанда алган хис-кичерешләре турында сөйләгәч, ул шундый инициатива белән чыкты. Турист шәһәрнең матурлыгын һәм куркынычсызлыгын билгеләп үтте, дип хәбәр итә «NEWS.ru» порталы.

Прокофьев фикеренчә, чит ил кешеләренең мондый бәяләмәләре аеруча мөһим, чөнки алар Россияне стереотиплар аша түгел, ә сәяхәтчеләрнең шәхси тәҗрибәсе аша күрергә мөмкинлек бирә. Аның сүзләренчә, илгә килүче туристлар, блогерлар һәм журналистлар заманча Россия шәһәрләре белән таныша һәм кайткач хис-кичерешләре турында сөйли.

Депутат гасырлар дәвамында төрле мәдәниятләр, традицияләр һәм диннәр бергә дус-тату яшәгән Казанны мисал итеп китерде. Аның фикеренчә, мондый тәҗрибәне халыкара туризмны үстерү өчен кулланырга мөмкин.

Хәзер Россия һәм Кытай Владимир Ленин тормышы белән бәйле истәлекле урыннарны берләштерәчәк «Кызыл маршрут» булдыру юнәлешендә эшли. Прокофьев мондый хезмәттәшлекне киңәйтергә һәм башка дәүләтләр, шул исәптән БРИКС илләре белән туристик маршрутлар булдырырга тәкъдим итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot