news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Депутат йөкле хатыннарның читтән торып эшләү хокукын закон белән беркетергә тәкъдим итте

Санкт-Петербург муниципаль берәмлеге (Шушары бистәсе) депутаты, Балалар товарлары җитештерүчеләр ассоциациясе рәисе Михаил Ветров йөкле вакытта яки бала туган очракта хатын-кызларга дистанцион эшкә күчү хокукын закон нигезендә беркетү мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков исеменә мөрәҗәгатьнең күчермәсе RT телеканалы карамагында бар.

Депутат үз мөрәҗәгатендә билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта илдә демографиягә ярдәм итү буенча зур тырышлык куела. Шул ук вакытта, ул хезмәт хакын яки эш урынын югалтудан куркуны бала табу турындагы карарны тоткарлый торган факторларның берсе атады. Хатын-кызлар йөккә узу белән керемнән, карьера үсешеннән, хезмәт күнекмәләре һәм хезмәттәшләре белән аралашудан мәхрүм калырбыз дип курка, бу мондый карар кабул иткәндә эмоциональ фонны катлауландыра.

Ветров билгеләп үткәнчә, кайбер очракларда, әгәр хезмәт шартлары мөмкинлек бирсә, йөкле һәм бала тапкан хезмәткәрләрне дистанцион эшкә күчерү максатка ярашлы чара була алыр иде. Аның фикеренчә, мондый чара карьера үсеше мөһим роль уйнаган миллионлаган хатын-кызларга бала туу турындагы карарны җиңелрәк кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot