Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Депутат пенсиягә вакытыннан алда китә алган гражданнар категорияләрен атады
Пенсиягә вакытыннан алда чыгу хокукы күп балалы аналар, педагоглар һәм медицина хезмәткәрләре өчен саклана, дип белдерде Дәүләт Думасы депутаты Никита Чаплин. Аның сүзләренчә, бу дәүләт сәясәтенең аерым казанышларны һәм катлаулы хезмәт шартларын исәпкә алуга юнәлдерелгән өлеше.
«Дәүләт һәрвакыт аерым казанышларны һәм катлаулы хезмәт шартларын исәпкә алды, шуңа күрә вакытыннан алда пенсия гражданнарның киң даирәсе өчен саклана», – дип билгеләде депутат NEWS.ru.
Ул искәрткәнчә, 2026 елдан күп балалы хатын-кызлар өчен мөһим яңалык үз көченә керә: стажга элеккечә дүрт баланы гына түгел, ә барлык балаларны карау чоры да кертеләчәк. Гамәлдәге кагыйдәләр буенча, өч бала анасы – 57 яшьтә, дүрт бала анасы – 56 яшьтә, ә биш бала анасы һәм аннан да күбрәге 50 яшьтә пенсиягә чыга ала.
25 һәм аннан да күбрәк ел һөнәргә багышлаган педагоглар һәм медицина хезмәткәрләре шулай ук вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукын саклыйлар. Чаплин өстәп әйткәнчә, Ерак Төньяк һәм тиңләштерелгән җирлекләрдә яшәүчеләр пенсиягә биш елга иртәрәк чыга.
Шулай ук инвалид бала тәрбияләгән ата-аналар да пенсиягә иртәрәк чыгарга хокуклы. Бу категориядәге хатын – кызлар – 50 яшьтә, ирләр 55 яшьтә пенсиягә чыга ала. Төп шарт булып хезмәт стажы кала.
«42 ел эшләгән ир-атлар һәм 37 ел стажы булган хатын–кызлар билгеләнгән вакыттан ике елга иртәрәк ял итәргә хокук ала», - дип ассызыклады депутат.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз