news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Депутат пенсиягә иминият балларының ничек исәпләнүен аңлатты

Шәхси пенсия коэффициенты пенсия яшенә җитмәгән эшләүче гражданнарда да, эшләвен дәвам итүче пенсионерларда да формалаша. Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов иминият балларын исәпләү үзенчәлекләре турында искәртте, дип хәбәр итә RT.

«Шәхси пенсия коэффициенты күбрәк пенсия баллары җыелмасы буларак билгеле. Бу баллар эш бирүчеләр тарафыннан һәр хезмәткәр өчен Социаль фондка түләнә торган иминият взнослары хисабына туплана», – дип билгеләп үтте парламентарий, ел дәвамында исәпләнә торган баллар саны рәсми хезмәт хакы күләменә бәйле булуын искәртеп.

Нилов гражданнарның барлык категорияләре өчен мөмкин булган иң күп балл – елына ун, ә эшләүче пенсионерлар өчен өчтән артык булмавына игътибар юнәлтте.

Баллар хезмәткә сәләтле кеше объектив сәбәпләр аркасында эшләмәгән иминият булмаган чорлар өчен дә (әмма эш бирүче түгел, ә дәүләт хисабына) исәпләнергә мөмкин.

«Боларга, мәсәлән, балаларны тәрбияләү, чакырылыш буенча армиядә яки махсус хәрби операциядә хезмәт итү керә», – дип аңлатты депутат.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100