news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Депутат пенсия балларын мирас буенча тапшыру мөмкинлеген карарга тәкъдим итте

Депутат пенсия балларын мирас буенча тапшыру мөмкинлеген карарга тәкъдим итте
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Дәүләт Думасы депутаты Леонид Слуцкий Россиядә пенсиягә чыкканчы үлгән туганнарының варисларына компенсацияләү механизмын кертергә тәкъдим итте. Тиешле мөрәҗәгатьне ул премьер-министр Михаил Мишустинга юллаган, дип хәбәр итә «РИА Новости».

Хатта Слуцкий иминиятләштерелгән кеше үлгән очракта варисларга иминият пенсиясе билгеләнгәнче бер тапкыр бирелә торган компенсация түләү турындагы партия тәкъдимен карауны сорый. Шул ук вакытта, документта ачыкланганча, туендыручысын югалту сәбәпле пенсия билгеләнгән кешеләргә мондый түләү бирелергә тиеш түгел.

Сәясәтче аңлатканча, хәзер пенсия эш бирүчеләр иминиятләштерелгән хезмәткәрләр өчен күчергән взнослар хисабына формалаша. Әмма гамәлдәге законнар, аның сүзләренчә, тупланган индивидуаль пенсия коэффициентын (ИПК) мирас буенча тапшыру мөмкинлеген күздә тотмый.

Мөрәҗәгатьтә ачыкланганча, мирас алу бары тик иминият кертемнәренең аерым тарифы буенча формалаштырыла һәм гражданның индивидуаль счетында исәпкә алына торган пенсиянең тупланма өлешенә карата гына мөмкин.

Слуцкий мондый вәзгыятьне гадел түгел дип саный. Ул билгеләп үткәнчә, кеше озак еллар эшли, салымнар түли һәм дәүләт каршында үз йөкләмәләрен үти ала, әмма үлгән очракта пенсиягә чыкканчы тупланган пенсия баллары юкка чыгарыла.

Аның фикеренчә, бу акчалар гаиләгә файдалы булыр иде. Шуңа бәйле рәвештә ул иминиятләштерелгән затның турыдан-туры туганнарына, әгәр ул пенсия билгеләгәнче үлгән булса, бер тапкыр бирелә торган компенсация түләүне билгеләргә тәкъдим итте.

Депутат түләү күләме соңгы өч елдагы уртача социаль пенсиягә тигез булырга мөмкин, дип өстәде. Моннан тыш, компенсация суммасы мәрхүмнең иминият стажы озынлыгына һәм аның ИПК туплаган баллары санына бәйле булырга тиеш.

Слуцкий фикеренчә, мондый чараны гамәлгә ашыру гаиләгә пенсия системасына күчерелгән акчаларны өлешчә кайтарырга мөмкинлек бирәчәк. Ул шулай ук бу тупланма пенсия алмаган варислар өчен социаль гаделлекне торгызырга ярдәм итәчәк һәм гражданнарның пенсия иминияте системасына ышанычын арттырачак, дип саный.

news_right_1
news_right_2
news_bot