news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Депутат Останина 30 яшьлек россиялеләрнең әти-әниләрен никахлашуны ашыктырырга чакырды

30 яшьлек ир-атларның һәм хатын-кызларның әти-әниләренә аларны никахлашырга ашыктырырга кирәк. Дәүләт Думасының Гаиләне яклау, ата-ана һәм бала мәсьәләләре комитеты рәисе Нина Останина «Татар-информ» хәбәрчесенә шундый фикер белән уртаклашты.

«Әгәр ата-ана 30 яшьтәге үз кызына басым ясый икән (кияүгә чыгу буенча – искәрмә Т-и), мин болай эшләргә мөмкин һәм кирәк дип саныйм. Балага 15 яшьтә кияүгә чыгарга дип басым ясарга кирәкми, әмма балигъ булганнан соң мөмкин, ә Россия законнары буенча 18 яшьтә никахлашу рөхсәт ителә», – диде агентлык әңгәмәдәше.

Ул ассызыклаганча, кайчак ата-аналар балаларының инфантильлеген күргәч, балаларын тизрәк кияүгә чыгарга яки өйләнергә ашыктыралар. Бу очракта әти-әниләр, балалары янында ышанычлы кеше булуын теләп, борчыла башлый.

«Мин монда бернинди начарлык күрмим. Ата-ана үз баласының язмышында катнашырга тиеш, әмма шул ук вакытта, әлбәттә, балигъ булмаган кызны ниндидер йолаларга нигезләнеп кияүгә чыгарга мәҗбүр итәргә кирәкми. Шул ук вакытта кайвакыт ата-аналар үзләре уллары яки кызлары башта белем алсын, ә аннары гаилә булдыру турында уйлансын, дип таләп итә. Ата-ананың бурычы – балага белем алу өчен шартлар тудыру, чөнки белемле ата-ана үз баласына белемсезгә караганда күбрәк бирәчәк», - дип өстәде парламентарий.

Останина шулай ук билгеләп үткәнчә, бала ата-анасының фикерен үз-үзенә басым буларак кабул итмәсен өчен, ата-аналарга балалар белән ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштырырга кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot