news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Депутат Олег Морозов: Нацистлар җиңелә һәм безне куркытырга тели

Украина нацистлары җитди югалтулар кичерә һәм бәрелештә җиңелә, шуңа күрә Россия халкын куркытырга телиләр. Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат Олег Морозов «Татар-информ»га шундый фикер белдерде.

«Украина нацистлары соңгы вакытта яу кырында сизелерлек җиңелә. Белгородта гражданлык объектларына һөҗүм ясау һәм Россия эченә үк һөҗүм ясарга тырышу теләге шуннан килә. Татарстанның Кама аръягына һөҗүмнең ике максаты бар: аларда зур ераклыкка барып җитә торган пилотсыз очкычлар барлыкка килүен күрсәтү һәм хәрби бәрелеш линиясеннән ерак төбәкләрдә курку атмосферасы тудыру», - дип сөйләде Морозов.

Ул мондый һөҗүмнәрдән иң яхшы чара Россия Кораллы көчләренең Киевка таба хәрәкәт итүе булачагын берничә тапкыр әйткәнен ассызыклады.

«Без Крещатикка якынрак булган саен, пилотсыз очкычлар безгә шулкадәр азрак очып киләчәк», - дип нәтиҗә ясады Морозов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100