Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Депутат өч һәм аннан күбрәк оныклары булган әби-бабайларга ташламалар бирергә тәкъдим итә
Брянск өлкә Думасы депутаты һәм «Россия православная» хәрәкәте башлыгы Михаил Иванов өлкән яшьтәге гражданнар өчен яңа социаль статус («күп оныклы» әбиләр һәм бабайлар) кертү инициативасы белән чыкты. Сүз өч һәм аннан да күбрәк онык тәрбияләгән россиялеләр турында бара. «Абзац» басмасына биргән интервьюсында ул шулай дип белдерде.
Михаил Иванов фикеренчә, мондый гражданнар күп балалы гаиләләр белән беррәттән дәүләт ярдәме алырга лаек, чөнки аларның илнең демографик үсешенә керткән өлеше бәяләп бетергесез. Ул билгеләп үткәнчә, нәкъ менә өлкәннәр яшь ата-аналарга ярдәм итә, балаларны тәрбияли һәм традицион гаилә кыйммәтләрен формалаштыра.
Парламентарий «күп оныклы» россиялеләрнең пенсиясенә ай саен 5-7 мең сум өстәмә түләү кертергә, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне өлешчә компенсацияләргә (30дан 50 процентка кадәр), җәмәгать транспортында бушлай йөрү, шулай ук шифаханә-курортта дәваланганда өстенлекле хокуктан файдалану мөмкинлеген бирергә тәкъдим итте. Пенсиягә чыкканнан соң эшләвен дәвам итүчеләр өчен өстәмә рәвештә салым ташламалары каралырга мөмкин.
Депутат фикеренчә, мондый чаралар яшьләргә күп балалы ныклы гаиләләр корырга этәргеч бирәчәк, чөнки алар өлкән буынның керткән өлеше дәүләт тарафыннан танылуын һәм хуплануын үз күзләре белән күрәчәк.
Өлкән буынга ярдәм «Гаилә» илкүләм проектының максатларына туры килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз