Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Депутат Нилов өстәмә ял көннәре бюджетка йөкләнешне арттырырга мөмкин дип белдерде
Ял көннәре санын арттыру бюджетка йөкләнешнең үсүенә китерергә мөмкин. Бу хакта «NEWS.ru» интернет-басмасы Дәүләт Думасының хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты рәисе Ярослав Ниловка сылтама белән хәбәр итә.
Ул билгеләп үткәнчә, финанс ягыннан зыян китерү ихтималына да карамастан, РФ Хөкүмәте инициативаны хупларга мөмкин.
Депутат сүзләренчә, өстәмә ял көннәре федераль һәм төбәк бюджетларыннан, шулай ук эш бирүчеләрдән шактый чыгымнар таләп итә. Инициатива Дәүләт Думасына тапшырылган очракта аны караячаклар, ә перспективалар Министрлар Кабинеты һәм өч яклы комиссиянең социаль партнерлары позициясенә бәйле.
Нилов искәрткәнчә, ял көннәре гражданнар өчен мөһим роль уйный, сәламәтлеккә һәм шәхси эшләргә игътибарны арттырырга мөмкинлек бирә. Ләкин ул мәсьәләнең икенче ягына да тукталды: күп кенә россиялеләр отпускны еллар буе файдаланмый, шуның аркасында кулланылмаган көннәр җыела.
Ул билгеләп үткәнчә, өстәмә яллар идеясе кызыклы булса да, ул ахыргы нәтиҗәләрне бәяләүне һәм Хөкүмәт, һөнәри берлекләр, эш бирүчеләрнең мондый үзгәрешләргә әзер булуын таләп итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз