Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Депутат Нилов штраф түләүгә элекке ташламаларны кире кайтарырга тәкъдим итте
Дәүләт Думасы депутаты Ярослав Нилов юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафны 20 көн эчендә түләгән өчен 50 процентлы ташламаны кире кайтарырга тәкъдим итте. Закон проекты эшләнгән һәм бәяләү өчен хөкүмәткә җибәрелгән, дип яза ТАСС.
Искәртеп үтик, штраф түләгән өчен 50 процент ташлама 2025 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булды. Соңыннан аны 25 процентка кадәр төшерделәр, әмма ташламаның гамәлдә булу вакытын 30 көнгә кадәр арттырдылар.
Әмма депутат штраф түләүгә «иске кагыйдәләрне» кире кайтарырга тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, бу чара машина йөртүчеләргә штрафны тизрәк түләргә этәргеч бирәчәк, дәүләтнең административ һәм суд чыгымнарына сарыф ителә торган акчасын киметәчәк, шулай ук мәҗбүри түләтү органнары белгечләренең йөкләнеш дәрәҗәсен саклап калачак.
Әгәр закон проектын кабул итсәләр, штраф салу турында карар чыккан көннән 20 көн дәвамында аңа 50 процент, ә аннан тагын 10 көн дәвамында 25 процент ташлама гамәлдә булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз