Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Депутат Миронов: 2025 елның 1 июленнән электр энергиясенә тарифлар 12,6 процентка арта
2025 елның 1 июленнән электр энергиясенә тарифлар 12,6 процентка артачак. Мондый карарны элегрәк РФ Хөкүмәте кабул итте, дип белдерде Дәүләт Думасы депутаты Сергей Миронов. Аның сүзләрен РИА Новости китерә.
Әмма ул Министрлар Кабинетына дифференциацияләнгән тарифлар гамәлдә булу фонында тарифларны арттырмаска тәкъдим итте.
Миронов ассызыклаганча, кайбер төбәкләрдә дифференциацияләнгән тарифлар түләүләр бик нык артуга китергән. Мәсәлән, бу газлаштыру дәрәҗәсе түбән булган төбәкләргә кагылган, анда йөзләгән мең йорт электр энергиясе белән җылытыла.
Ул искәрткәнчә, моңарчы кешеләр аена 30-50 мең сумлык квитанцияләр килүгә зарланган иде инде. Ул вакытта хөкүмәт дифференциацияләнгән тарифларны өлешчә яңадан карап чыкты. Хәзер Россия төбәкләрендә түләүләрне яңадан исәплиләр, әмма гражданнар хәтта төзәтмәләрдән соң да электр энергиясе өчен түләү ике тапкырга, хәтта аннан да күбрәккә арту турында белдерә.
Миронов шулай ук ассызыклаганча, «Гадел Россия – Дөреслек өчен» фракциясенең программа тәкъдиме – торак-коммуналь хуҗалык тарифларын үзгәрешсез калдырып тору һәм бу тармакта масштаблы федераль аудит уздыру. Кайбер экспертлар әйтүенчә, әгәр торак-коммуналь хуҗалык тармагында коррупцияне юк итсәк, тарифларны 3-5 ел арттырмаска мөмкин булачак, дип билгеләде депутат.
«Программа тәкъдимнәребезне гамәлгә ашыруга ирешергә тырышачакбыз», - дип ышандырды ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз