Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Депутат Милонов мәктәпләрдә өй эше бирү практикасын тәнкыйтьләде
Дәүләт Думасының гаиләне яклау комитеты рәисе урынбасары Виталий Милонов Россия мәктәпләрендә өй эше бирү практикасын тәнкыйтьләде. Парламентарий сүзләренчә, укучыларга өй эше бик күп бирелә, шуның аркасында аларның ял итәргә вакыты калмый. Бу хакта «Газета.ru» хәбәр итә.
Элегрәк Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин белдергәнчә, депутатларның күбесе мәктәп укучыларына йөкләнеш зур дип саный - алар көненә 8-10 сәгать вакытын укуга багышлый. Моннан тыш, укучылар мәсьәләләрне чишү өчен ясалма фәһемнән файдалана, Володин сүзләренчә, бу «вакытны бушка сарыф итүгә» китерә.
«Вячеслав Викторович Володин әйткән өй эше күләме тиешле кысалардан чыга. Мәктәп укучыларының ял итәргә һәм көчләрен яңадан торгызырга, секцияләрдә һәм түгәрәкләрдә шөгыльләнергә вакыты калмый», - диде Милонов.
Ул билгеләп үткәнчә, өй эше күләме зур булу сәбәпле, укучылар аны эшләү өчен мәктәптә үткәргән кадәр вакыт сарыф итә.
Әмма өй эшләрен тулысынча гамәлдән чыгарганчы, ата-аналар, дәүләт хакимияте органнары һәм укытучылар белән бу мәсьәләне өйрәнергә кирәк, дип өстәде Милонов.
Ул, үз чиратында, Россиядә моның кулай формасын табачакларына ышана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз