Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Депутат Милонов күп балалы гаиләләрнең отпуск ялларын озынайтырга тәкъдим итте
Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов барлык күп балалы гаиләләрнең отпуск ялларын озынайтырга тәкъдим итте. Ял көннәре саны балалар санына бәйле булачак. Бу хакта парламентарий «Татар-информ» журналисты белән сөйләшкәндә хәбәр итте.
«Күп балалы гаиләләргә озынайтылган отпуск яллары бирү яхшырак, дип саныйм. Балалар күбрәк булган саен, ял көннәре саны да күбрәк булсын. Шулай ук моны, бәлки, эш бирүчеләргә компенсацияләргә кирәк булыр», - диде парламентарий.
Ул шулай ук күп балалы гаиләләр өчен эш көнен кыскарту инициативасының кимчелекле яклары булуын билгеләп үтте. Элегрәк мондый тәкъдим белән Дәүләт Думасы депутаты Сергей Миронов чыгыш ясаган иде.
«Эш бирүче күп балалы кешеләрне сыгылмалы график белән генә эшкә алырга тиеш булса, аларга эш табу авыр булачак. Бу ирекле рәвештә эшләнсә, хезмәткәр белән эш бирүче арасында ниндидер килешү булса – бер хәл, моны мәҗбүри тәртиптә кертсәләр, начаррак булырга мөмкин. Башка мәсьәләләрдә бертигез мөмкинлекләргә ия булу сәбәпле, күп балалы хезмәткәрләргә күп балалы булмаганнарга караганда азрак өстенлек бирәчәкләр», - дип сөйләде депутат Милонов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз