news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Депутат милеккә салым түләгән вакытта акчаны ничек янга калдырып булуын аңлатты

Әгәр чынлыкта булмаган күчемсез милек объектын исәптән төшерсәң, милеккә салым түләгән вакытта акчаны сизелерлек янга калдырырга мөмкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Дәүләт Думасы депутаты Сергей Гавриловка (КПРФ фракциясе) сылтама белән хәбәр итә.

«Милекче үзендә булган мөлкәткә салым түләргә тиеш. Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында милекче сыйфатында күрсәтелгән зат, теркәлгән хокук гамәлдә дип табылганчыга кадәр, салым - шул исәптән чынлыкта булмаган объект өчен дә – түләргә бурычлы. Әгәр объектны исәптән төшерсәң, акчаны сизелерлек янга калдырырга мөмкин», - дип хәбәр итте Гаврилов.

Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында меңләгән объект турында мәгълүмат урын алган. Һәрбер күчемсез милек объектының үзенең эксплуатацияләү срогы бар һәм объектны яңадан торгызып булмый торган яки аны ниндидер сәбәп белән сүтәргә туры килгән вакыт җитә. Аны дәүләт кадастр исәбеннән төшерергә, шулай ук әгәр ул элегрәк теркәлгән булса, аңа милек хокукын туктатырга кирәк, дип сүзен дәвам итте ул.

«Әгәр участоктагы объектны сүтсәләр, ул чагында күчемсез милеккә хокук Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан төшерелергә тиеш, чөнки күчемсез милеккә хокук объект үзе булмагач гамәлдә була алмый. Күпләр мондый күчемсез милек объектын ни өчен исәптән төшерергә икәнлеген аңламый, корылманы тулысынча сүтә яки сүтелгән сарайның иске нигезен участокта калдыра һәм аннары бу хакта оныта», - диде депутат.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100