news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Депутат БДИ белемне бәяләүнең бердәнбер объектив ысулы булып кала дип саный

Җитешсезлекләргә карамастан, Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) Россиядә чыгарылыш сыйныф укучыларының белемен бәяләүнең бердәнбер һәм объектив инструменты булып кала. Бу хакта Дәүләт Думасының Фән һәм югары белем бирү комитеты рәисенең беренче урынбасары Александр Мажуга белдерде. NEWS.ru шул хакта яза.

Аның сүзләренчә, имтихан, кайсы төбәктә яшәүгә карамастан, мәктәп укучылары өчен тигез шартлар тудыра. Ул билгеләп үткәнчә, БДИ белән бәйле проблемалар эчтәлеккә генә түгел, имтиханны уздыруның оештыру аспектларына да кагыла. Шуңа да карамастан, Мажуга хәзерге вакытта илдә бу системага альтернатива юк, дип белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot