news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Депутат: Май бәйрәмнәреннән соң изоляция режимы йомшартылырга мөмкин

Белгечләр көзен коронавирус кабатланмас дип өметләнә.

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Россия Дәүләт Думасында үз-үзеңне изоляцияләү режимы май бәйрәмнәреннән соң йомшарырга мөмкин дип фаразлыйлар. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итте.

Федераль медицина-биология агентлыгы башлыгы Вероника Скворцова көз, сезонлы грипп килү белән, коронавирус инфекциясе кабатланмас, дип өметләнә. Бу турыда аның белән онлайн-очрашудан соң Дәүләт Думасы депутаты Юрий Олейников сөйләгән.

«Россиядә үз-үзеңне изоляцияләү режимы май бәйрәмнәреннән соң йомшарырга мөмкин», — дигән Олейников

Аның сүзләренчә, Федераль медицина-биология агентлыгы башлыгы экспертлар фикеренә таяна.

«Вероника Скворцова көз көне, ОРВИ һәм грипп белән сезонлы авыру вакытында, авыруның икенче тапкыр кабатлануын күздә тотмый», — дигән Юрий Олейников утырыш тәмамланганнан соң.

news_right_1
news_right_2
news_bot