Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Депутат «Махсус хәрби операция тылы хезмәтчәне» статусын кертергә тәкъдим итте
Дәүләт Думасы депутаты Каплан Панеш Россиядә «Махсус хәрби операция тылы хезмәтчәне» статусын кертергә һәм аның ияләренә социаль ташламалар бирергә тәкъдим итте. Бу хакта парламентарий РИА Новостига белдерде.
Панеш Бөек Ватан сугышы чорындагы тыл хезмәтчәннәренә ярдәм итү тәҗрибәсен кулланырга һәм яңа категория гражданнарга ярдәм чараларының конкрет исемлеген күз алдында тотарга тәкъдим итте.
Депутат фикеренчә, статус ияләре лаеклы ялга чыкканнан соң пенсияләренә ай саен өстәмә түләү ала, бөтен Россия буенча җәмәгать транспортыннан бушлай файдалана һәм торак-коммуналь хезмәтләргә чыгымнар өчен компенсация ала алыр иде.
Моннан тыш, Панеш аларга шифаханә-курорт дәвалануына өстенлекле хокук, медицина учреждениеләрендә чираттан тыш кабул итү мөмкинлеге һәм Җиңү көненә еллык түләү бирергә тәкъдим итте.
Депутат билгеләп үткәнчә, кайбер төбәкләрдә Бөек Ватан сугышы тылы хезмәтчәннәре бер мәртәбә бирелә торган түләүләр ала һәм өстенлекле хезмәт күрсәтү хокукына ия. Аның фикеренчә, мондый алымны махсус хәрби операция вакытында тылда эшләүче гражданнарга да таратырга кирәк.
Панеш фикеренчә, «Махсус хәрби операция тылы хезмәтчәне» статусын гражданнарның берничә категориясе ала алыр иде. Алар исәбенә депутат дәүләт заказын үтәү өчен артык вакыт эшләүче оборона предприятиеләре хезмәткәрләрен, волонтерларны һәм яралыларны реабилитацияләүдә катнашучы госпиталь хезмәткәрләрен кертергә тәкъдим итте.
Панеш бу гражданнарның эшен рәхмәт белән генә түгел, социаль ярдәмнең конкрет чаралары белән дә билгеләп үтәргә кирәк дип саный. Моның өчен, аның фикеренчә, аерым статусны һәм аңа тиешле ташламаларны закон нигезендә беркетергә кирәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз