Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Депутат Марченко балалы гаиләләр өчен өстәмә ял көне кертергә тәкъдим итте
Россиядә 18 яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче эшләүче ата-аналарның берсе өчен өстәмә ял көне кертергә тәкъдим иттеләр. Дәүләт Думасы депутаты, гаиләне яклау, ата-ана һәм балалар мәсьәләләре комитеты әгъзасы Евгений Марченко РФ Хезмәт һәм социаль министрлыгына шундый инициатива белән мөрәҗәгать итте. Бу хакта Life интернет-басмасы хәбәр итә.
Парламентарий фикеренчә, өстәмә ял көне бирү ата-аналарга балаларын тәрбияләү һәм үстерүдә активрак катнашырга ярдәм итәчәк. Ул билгеләп үткәнчә, мондый чара гаилә тәрбиясенең нәтиҗәлелеген күтәрергә һәм традицион гаилә кыйммәтләрен ныгытырга булышачак.
Моннан тыш, Марченко фикеренчә, бу буыннар арасында тагын да ныграк эмоциональ бәйләнешләр формалаштырырга ярдәм итәчәк.
Аналар һәм балаларга булышлык күрсәтү «Гаилә» илкүләм проекты максатларына туры килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз