news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Депутат Марат Нуриев: Президентыбызның төпле юнәлеше булуы – безнең өчен зур куаныч

Сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев Россия Президенты Владимир Путин инаугурациясеннән соң кичерешләре турында «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының Мәскәүдәге вәкиле Динә Газалиевага сөйләде.

«Безнең өчен бүген әһәмиятле көн. Илебез башлыгы – Президентыбызның халыкка ант иткән көне. Без моны күптән көттек, чөнки авыр вакытта үзебезгә ышанычлы Президентыбыз, аның төпле юнәлеше булуы – безнең өчен зур куаныч. Инаугурациядән чыгып барабыз, күңелдә дулкынлану, шатлык», – диде Нуриев.

Ул инаугурация тантанасы бөтен ил халкы өчен куанычлы вакыйга булуын билгеләп узды. «Халкыбызга бик зур рәхмәт, матур итеп сайлаулар үткәрдек. Президентның халыкка антын тыңладык, мин шат, илебез халкы да шаттыр дип уйлыйм», – диде.

news_right_1
news_right_2
news_bot