news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Депутат мәктәпләрдә буллинг белән көрәш буенча бердәм документ булдырырга тәкъдим итте

Депутат мәктәпләрдә буллинг белән көрәш буенча бердәм документ булдырырга тәкъдим итте
Фото: «Татар-информ»

Россия мәктәпләрендә эзәрлекләүне профилактикалауның бердәм системасын булдырырга һәм аны аерым документта беркетергә кирәк. Бу хакта ТАСС агентлынына биргән интервьюсында Дәүләт Думасы вице-спикеры Мария Воропаева белдерә.

«Бездә мәктәпләрдә эзәрлекләүне профилактикалау белән бәйле бердәм документ бармы? Ул юк. Ә ул булырга тиеш, һәркем үз участогында бу күренешне профилактикалау өчен нәрсә эшләнүен аңларга тиеш», – диде депутат.

Ул төрле фракция вәкилләре Дәүләт Думасына буллинг өчен җаваплылык турында закон проектларын керткәнен искәртте. Әмма, Воропаева фикеренчә, штрафлар кертү проблеманы хәл итү өчен җитәрлек түгел. Шулай ук ведомстволарның гамәлләрен килештерергә һәм эзәрлекләү очракларын кем ачыклаячагы, дәлилләр җыячагы һәм административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзиячәген билгеләргә кирәк.

Парламентарий билгеләп үткәнчә, буллинг еш кына укытучылар һәм ата-аналар тарафыннан игътибарсыз кала, ә балалар еш кына эзәрлекләү фактларын яшерә. Шул ук вакытта проблема мәктәпләргә генә түгел, көллиятләргә һәм техникумнарга да кагыла.

Воропаева мәгариф учреждениеләрендә психологлар җитмәвен аерым күрсәтте. Аның сүзләренчә, 1,5 мең кешегә кадәр булган уку йортларында бик еш бер генә белгеч эшли.

«Мондый психолог нәрсә эшли ала? Ул бүген профилактиканы тиешле дәрәҗәдә башкара да, булган вакыйгаларга җавап бирә дә алмый», – дип билгеләде депутат.

news_right_1
news_right_2
news_bot