Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Депутат мәктәп укучылары өчен авиабилетларга 50 процент ташлама кертергә тәкъдим итте
Мәктәп яшендәге балалар өчен авиабилетлар каникул вакытында 50 процент ташлама белән сатылырга тиеш, дип белдерде ТАССка Дәүләт Думасы депутаты Игорь Антропенко.
Аның сүзләренчә, инициатива гаиләләргә һәм мәктәп укучыларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Депутат каникул чорында авиаочыш бәясенең яртысы күләмендә өстәмә ташлама кертергә тәкъдим итте.
Антропенко аңлатканча, хәзер Россия авиакомпанияләре эчке рейсларга 12 яшькә кадәрге балалар өчен генә 50 процентлы ташлама бирә. 2025 елның гыйнварыннан мондый ташлама ата-анасы озатуында 2 яшьтән 12 яшькә кадәрге балалар өчен гамәлдә. Бер ел эчендә аннан 4 миллионга якын бала файдаланган.
2026 елның 1 мартыннан ташлама теләсә кайсы өлкән кеше белән бер броньда рәсмиләштергәндә балаларга да кагыла. Яңа тәкъдим барлык мәктәп укучыларына ташламаларны яшькә бәйсез рәвештә киңәйтүгә кагыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз