news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Депутат Лантратова бәйрәмнәр вакытында авиабилетларга бәяләрне арттыруны чикләргә чакырды

Дәүләт Думасы депутаты Яна Лантратова югары ихтыяҗ чорында эчке авиабилетларга бәяләрне җайга салуны кертү инициативасы белән чыгыш ясады. Бу хакта ул Телеграм-каналында хәбәр итте.

Мондый тәкъдим белән парламентарий Россия транспорт министры Виталий Савельевка мөрәҗәгать итте.

«Авиаочышларга ихтыяҗ арткан чорда, бигрәк тә бәйрәм көннәрендә, кешеләр туганнары янына барырга, ялга китәргә теләгәндә, авиабилетларга бәяләр берни белән дә нигезләнмәгән рәвештә күп тапкырга арта», – дип билгеләде Лантратова.

Билет бәяләре кайвакыт гадәти көннәр белән чагыштырганда ике-өч тапкырга арта. Бу, депутат фикеренчә, икътисади яктан нигезләнмәгән күренеш.

«Мондый вазгыять кешеләрнең мөмкинлекләрен чикләп кенә калмый, ә эчке туризм үсешенә дә комачаулый», – дип өстәде ул.

Лантратова бәяләрне бәйрәм көннәрендә генә түгел, ә бәйрәмгә кадәр һәм бәйрәмнән соңгы көннәрдә дә җайларга тәкъдим итте. Бу көннәрдә бәяләр шулай ук гадәттә югары була.

Ул уртача базар бәясе нигезендә исәпләнә торган өстәмә бәянең чик дәрәҗәсен кертергә, авиакомпанияләрне урыннарның кимендә 30 процентын социаль тарифлар буенча резервларга, дәүләт бәйрәмнәренә туры килгән көннәргә броньлау системаларында бәя коридорлары билгеләргә, шулай ук билетларны алдан (кимендә 30 көн кала) сатып алган очракта сизелерлек ташлама бирергә мәҗбүр итәргә тәкъдим итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot