Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Депутат ташландык бакча кишәрлеген рәсмиләштерү ысуллары турында сөйләде
Күршенең ташландык бакча кишәрлеген законлы рәсмиләштерүнең берничә варианты бар. Бу хакта РИА Новости Мәскәү өлкәсе Бакчачылар берлеге рәисе һәм Дәүләт Думасында «Бердәм Россия»дән депутат Никита Чаплинга сылтама белән хәбәр итте.
Беренче вариант, әгәр кишәрлек өч елдан артык ташландык хәлдә булса яки рөхсәт ителгән җир бозып кулланылса, гражданлык законнары буенча ул намуссыз милекчедән тартып алынырга мөмкин. Мондый тартып алу суд карары буенча гына мөмкин һәм милекченең яки аның варисларының законны бозуын исбатларга кирәк булачак. Моннан тыш, мондый тартып алу муниципаль берәмлек файдасына башкарыла, ә бу алынган кишәрлекне соңыннан намуслы күршегә тапшырырлар дип гарантияләми», - дип хәбәр итте Чаплин.
Шулай ук, әгәр дә аның фактик милекчесе булмаса, җир хуҗасыз дип танылырга мөмкин, дип өстәде агентлык әңгәмәдәше.
«Элеккеге милекче хокуктан баш тарткан яки үлгән, ә варислары тиешле срокта милек хокукына кермәгән һәм участок турында оныткан очраклар була. Росреестр шундый статуслын җирне суд карарыннан башка да исәпкә алырга мөмкин. Мисал өчен, ул муниципалитет гаризасы белән күршесенең мөрәҗәгате буенча милекчене эзләгән һәм таба алмаган. Әмма бу шунда ук кишәрлекнең милекчесе алмаштырыла дигәнне аңлатмый», - диде депутат.
Парламентарий сүзләренчә, өченче вариант – милеккә хокук алу, кешенең җир кишәрлеген карап тотуы яки хуҗасыз йортны алып торуы һәм анда ачыктан-ачык яшәве, ә шул ук вакытта 15 ел дәвамында законлы хуҗалар игълан ителми һәм бу милеккә үз хокукларын белдермиләр.
«Бу очракта кулланучы өчен тулы хокуклы милекче булу мөмкинлеге барлыкка килә. Бу ысулның төп проблемасы шунда ки, участоктан файдаланучы гражданинга бу милекнең хуҗасы билгеле булырга тиеш түгел. Ягъни, әгәр реестрда милекче турында мәгълүмат бар икән, алга таба аны кулланып булмаячак. Суд практикасында гражданнарның чикләре билгеләнгән кишәрлектә җирне үзләштерү очраклар булды һәм 15 ел кулланганнан соң алар әлеге объектларны милеккә тапшыруга дәгъва итә алды», - дип белдерде Чаплин.
Шул ук вакытта аерым төбәкләрдә үз нормалары һәм программалары билгеләнергә мөмкин, якынча бер ел элек Россия хөкүмәте гражданнарга ташламалы шартларда кишәрлекләр тапшыру өчен очраклар исемлеген раслады, дип йомгаклады депутат.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз