Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Депутат күп балалы гаиләләргә мәктәп формасын бушлай бирергә тәкъдим итте
Дәүләт Думасының гаиләне яклау, ата, ана һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Аналар советы» рәисе Татьяна Буцкая күп балалы гаиләләргә чыгымнарны өлешчә генә каплый торган төбәк компенсациясе урынына мәктәп формасын бушлай бирергә тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Россиядә мәктәп формасына өлешчә компенсация алырга мөмкин, әмма түләүләр суммасы һәм адресатлар һәр субъектта аерыла. Төбәкләр аны алу өчен критерийларны үзләре билгели: беренче сыйныф укучыларына, күпбалалы яки аз керемле гаиләләргә һәм башкалар.
Буцкая билгеләп үткәнчә, укучыларны исемле форма белән тәэмин итү дөрес карар булыр иде. Бер төбәктә күп балалы гаиләләрдәге укучылар өчен түләү 2,5 мең сум тәшкил итә, икенчесендә – 12 мең сум. Шул рәвешле, кемдер күлмәк белән пиджак кына сатып ала ала, ә кемдер – тулы комплект, дип аңлатты парламентарий.
Ул шулай ук мәктәп формасы җитештерүчеләренә ярдәм итү өчен дәүләт тарафыннан 2026 елда 100 млн сум, 2027 елда – шулай ук 100 млн сум бүлеп биреләчәген әйтте. Бу Россия җитештерүчеләренә дә ярдәм булыр иде, дип йомгаклады Буцкая.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз