Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Депутат балалар белән чит илгә сәяхәт итү өчен кирәкле документларны атады
Бала белән чит илгә бару өчен әти-әнигә аның чит ил паспортын һәм туу турындагы таныклыгын алырга, шулай ук виза таләпләрен һәм электрон рөхсәтнең кирәкме-юкмы икәнен тикшерергә кирәк. Дәүләт Думасының туризм һәм туристлык инфраструктурасын үстерү комитеты әгъзасы Сергей Кривоносов РИА Новости агентлыгына шулай дип белдерде.
2026 елның 20 гыйнварыннан 14 яшьтән кечерәк балаларга Россиядән теләсә кайсы чит илгә бару өчен үзләренең чит ил паспорты таләп ителә. Бу кагыйдә моңарчы туу турындагы таныклык буенча барырга мөмкин булган дәүләтләргә дә кагыла.
Кривоносов әти-әниләргә баланың чит ил паспортының гамәлдә булу срогын һәм сәяхәт кылырга җыенган илнең таләпләрен алдан ук тикшерергә киңәш итте. Кайбер дәүләтләрдә документ сәяхәт тәмамланганнан соң да тагын берничә ай гамәлдә калырга тиеш.
Моннан тыш, баланың туу турындагы таныклыгын да үзең белән алырга киңәш ителә. Ул озата баручы өлкән кеше белән туганлыкны раслый, бу бигрәк тә аларның фамилияләре төрле булган очракта мөһим. Мондый очракта шулай ук фамилия алыштыруны раслый торган документлар, мәсәлән, никах турындагы таныклыкны да алырга кирәк, дип өстәде депутат.
Парламентарий чит илгә чыгу өчен нотариаль ризалыкка аерым игътибар бирергә киңәш итте. Егәр бала чит илгә әти-әнисеннән башка гына – туганнары яки озата баручы кеше белән юл тотса, законлы вәкилләрнең берсеннән нотариаль рәвештә рәсмиләштерелгән ризалык таләп ителәчәк.
Сәяхәткә чыгар алдыннан шулай ук балага аерым виза, электрон рөхсәт яки ил кагыйдәләрендә каралган башка документлар кирәклеген ачыклау зарур. Әгәр бер транспорттан икенчесенә күчеп утырырга туры килсә, сәяхәт кылырга җыенган дәүләтнең генә түгел, ә транзит илләрнең дә таләпләрен исәпкә алырга кирәк, дип искәртте Кривоносов.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз