Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Депутат: Йортка капиталь ремонт ясау срокларын «Дәүләт хезмәтләре» аша белергә мөмкин
Күп фатирлы йортка капиталь ремонт 25-30 ел саен үткәрелергә тиеш, шул ук вакытта, һәр элемент яки инженерлык системасы аерым ремонтлана, һәм бөтен бина өчен бердәм срок юк. Дәүләт Думасы депутаты Сергей Колунов РИА Новости агентлыгына шулай дип белдерде.
Аның сүзләренчә, бөтен бина өчен бердәм срок билгеләнмәгән. Комплекслы капремонт хәзер кулланылмый диярлек, моның урынына төбәк программалары һәр аерым конструктив элемент һәм инженерлык системасы өчен ремонт графиклары төзи. Әйтик, лифтлар – 25 ел (хезмәт итү срогы тәмамлангач), түбә һәр 20-40 ел саен алыштырылырга тиеш.
Парламентарий конкрет йортта капиталь ремонт үткәрү срокларын берничә ысул белән белеп булуын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, иң уңайлысы – «Дәүләт хезмәтләре» порталы һәм Торак-коммуналь хуҗалыгы дәүләт бердәм системасы кебек электрон сервис хезмәтләре аша белү.
Колунов Торак-коммуналь хуҗалыгы дәүләт бердәм системасында капиталь ремонт программалары реестры ур аллган бүлек барлыгын, анда йортның төгәл адресын кертү һәм еллар, айлар буенча бөтен эш планнарын күрү мөмкинлеген булуын әйтте. Капремонт графигын шулай ук Территорияләрне үстерү фонды сайтында да карарга була – сайтның эзләү системасында төбәкне, торак пунктны һәм адресны күрсәтү дә җитә.
Депутат искәрткәнчә, йортта яшәүчеләр капиталь ремонт срокларын йортка хезмәт күрсәтә торган идарәче оешмага мөрәҗәгать итеп тә белә ала. Аның сүзләренчә, мөрәҗәгать язмача да, телдән дә булырга мөмкин.
Ул шулай ук җирле хакимияткә мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуын әйтте – торак пунктка карап, профильле идарәдә яки бүлектә капремонт үткәрү срокларын әйтәчәкләр һәм кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәкләр.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз