Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Депутат Когогина махсус операция зонасына 130 тонна гуманитар йөк китерде
Җиңү көне алдыннан Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» партиясенең «Эшмәкәрлек» проекты федераль координаторы Әлфия Когогина махсус операция сугышчыларына чираттагы гуманитар йөкне тапшырды, дип хәбәр иттеләр «Бердәм Россия» рәсми порталында. Гомуми авырлыгы 130 тоннадан артык, суммасы 126 млн сум тирәсе.
Гадәттәгечә йцкне «КАМАЗ» карамагындагы 430, 1232, 1233 шефлык полклары алды, аларда меңләгән татарстанлы хезмәт итә, шулай ук Херсон өлкәсе хәрби комендатурасы.
Когогина билгеләп үткәнчә, чираттагы гуманитар конвой Җиңү көне алдыннан әзерләнгән. Йөк составында – җиңел һәм йөк автомобильләре, шулай ук завод кешеләреннән, дусларыннан һәм якыннарыннан бүләкләр һәм күчтәнәчләр белән шәхси посылкалар, хатлар һәм балалар рәсемнәре. Һәр йөк турыдан-туры полк командирлары үтенече һәм хәрби частьләр ихтыяҗлары буенча әзерләнгән, дип өстәде депутат.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз