Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Депутат Когогина махсус операция хәрбиләренә 150 тонна гуманитар йөк тапшырды
Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» партиясенең «Эшмәкәрлек» проекты федераль координаторы Әлфия Когогина махсус хәрби операция зонасында хәрбиләргә чираттагы гуманитар ярдәм партиясен тапшырды, дип хәбәр ителә «Бердәм Россия» рәсми порталында. Йөкнең гомуми авырлыгы 130 млн сумлык 150 тонна чамасы тәшкил иткән.
«КАМАЗ» карамагындагы 430, 1232, 1233 нче полклар, шулай ук Херсон өлкәсе хәрби комендатурасы алучылар булды.
Гуманитар конвой составына дүрт КАМАЗ йөк автомобиле (шул исәптән бронекабиналы), дүрт җиңел автомобиль, тәгәрмәчләр һәм 150дән артык запас часть позициясе, резина транспортировкалау тасмасы, ягулык һәм су өчен кублар, маскировка челтәрләре һәм җылылыкка каршы одеяллар, милли ризыклар (чәк-чәк һәм казылык), хезмәттәшләреннән һәм якыннарыннан шәхси посылкалар кергән.
Махсус хәрби операция башланганнан бирле Когогина «Бердәм Россия», Халык фронты һәм Татарстан эшмәкәрләре белән берлектә даими нигездә махсус хәрби операция зонасына һәм чик буе төбәкләренә гуманитар ярдәм оештыра һәм шәхсән үзе илтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз