news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Депутат Когогина белем сыйфатын күтәрү өчен кәгазь эшен киметергә кирәк, дип саный

Әлфия Когогина мәгълүматлары буенча, Россиянең бер урта мәктәбе ел дәвамында 12 мең күрсәткеч буенча 300ләп хисап тутыра.

(Чаллы, 29 август, “Татар-информ”). Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина укытучыларны артык кәгазь эшләреннән бушатмый торып, белем бирү хезмәтләре сыйфатын күтәрү һәм укучыларны киңрәк җәлеп итү  мөмкин түгел, дип саный. Әлеге фикерен ул Чаллыда педагогларның август конференциясендә чыгыш ясаганда әйтте.

Когогина мәгълүматлары буенча, Россиянең бер урта мәктәбе ел дәвамында 12 мең күрсәткеч буенча 300ләп хисап тутыра. Депутат барлык күрсәткечләрне истә калдыру да мөмкин түгел, дип җиткерә.

Аның сүзләренчә, республикада федераль финанслау ярдәмендә гомуми белем бирү учреждениеләрендә 6,5 млн яңа урын булдырылырга тиеш. Депутат өстәмә белем бирү өлкәсенә 5 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларның 70 проценттан ким булмаган өлешен тартырга кирәк, дип саный.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100