Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Депутат июльдә төп ставканы 14 процентка кадәр киметергә мөмкиннәр дип саный
Дәүләт Думасының финанс базары буенча комитет рәисе Анатолий Аксаков Россия Банкы 24 июльдә узган утырышта төп ставканы 0,25 процент пунктына киметергә мөмкин дип белдерде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
«Россия Банкы киметер дип өметләнәм, әмма аның шундый төгәлрәк адымнар белән баруын исәпкә алып, 0,25 [п.п.] да [кимү] булырга мөмкин дип уйлыйм», – диде Аксаков.
Аның сүзләренчә, регуляторның алдагы карарлары барыннан да элек инфляция процессларына бәйле булачак. Төп ставка дәрәҗәсенә йогынты ясарга сәләтле факторлар арасында ул шулай ук нефть продуктлары базарындагы вәзгыятьне һәм геосәяси вәзгыятьне атады.
«Ул әлегә бик үк уңайлы түгел, шуңа күрә барысы да инфляция процессларына бәйле булачак. Әгәр инфляция үз кимүен тоткарласа, Үзәк банк (төп ставканың) кимүен туктатырга мөмкин. Әгәр инфляция кимесә, күрәсең, төп ставканың төшүе дә булачак», - дип билгеләде депутат.
Төп ставка буенча Россия Банкы Директорлар советының чираттагы утырышы 24 июльгә планлаштырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз