news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Депутат интернетны бер атнага яки ял көннәренә сүндереп торырга тәкъдим итте

Россиядә интернетны вакыт-вакыт бер атнага яки ял көннәренә сүндереп торырга тәкъдим иттеләр. Мондый инициатива белән Дәүләт Думасы депутаты Николай Арефьев чыгыш ясады. Ул бу хакта «Абзац» басмасы хәбәрчесе белән әңгәмәдә әйтте. Аның фикеренчә, мондый чара россиялеләргә күзләрен һәм нервларын сакларга, шулай ук уен маниясе очракларын киметергә ярдәм итәчәк.

Ул билгеләп үткәнчә, бертуктаусыз интернетта утыру нәтиҗәсендә кешеләрнең физик һәм психик сәламәтлегенә, шулай ук финансларына зыян килә. Россиялеләрнең челтәрдә үткәргән вакытының якынча 70 проценты аларның сәламәтлегенә зыян китерә, дип саный парламентарий.

2025 елдагы чит ил тикшеренүләре нәтиҗәләре нигезендә, кешеләр интернетта көн саен уртача 6,5 сәгать вакыт үткәрә. Челтәрдә иң күп утыручылар – яшүсмерләр (12-17 яшь), студентлар һәм 25-34 яшьтәге кешеләр. 35-55 яшьтәге кешеләр интернетта көн саен якынча 5 сәгать вакыт үткәрә.

news_right_1
news_right_2
news_bot