news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Депутат Илдар Гыйльметдинов Казан хосписында булды

Анжела Вавилова исемендәге фондның идарә рәисе Владимир Вавилов Дәүләт Думасы депутатын хосписның яшәеше белән таныштырды.

(Казан, 24 июль, "Татар-информ", Валерия Белова). “Бердәм Россия" Дәүләт Думасы депутаты һәм коммерциячел булмаган оешмаларга озак вакыт кулланышка бушка җирләр бирү турындагы канун проекты авторларының берсе Илдар Гыйльметдинов бүген Казан хосписында булды.

Анжела Вавилова исемендәге фондның идарә рәисе Владимир Вавилов Дәүләт Думасы депутатын хосписның яшәеше белән таныштырды. Илдар Гыйльметдинов сүзләренчә, канун проекты үз көченә кергәнче, әле озак вакыт үтәчәк.

"Берничә ел элек без коммерциячел булмаган оешмаларга конкурстан тыш җир бирүне карарган канун проектын кертергә тырыштык. Бездә, нигездә, илдә паллиатив медицина белән нәкъ коммерциячел булмаган оешмалар шөгыльләнә. Дәүләт тә, әлбәттә, ләкин азрак дәрәҗәдә. Җирдән тыш, без хосписларга башка булышу юлын да уйларга тиеш. Мин шәхсән бу изге эш белән шөгыльләнүче Владимир Вавиловка ярдәм итәргә теләр идем ", – дип сөйләде Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов.

"Без, күрәсең, дәүләт ярдәмен арттырырга тиеш. Төбәк һәм федераль хакимиятләр белән бергәләп паллиатив ярдәм буенча фикер алышырга, бюджет кабул иткәндә, бу сорауга кире кайтырга кирәк", – дип билгеләп үтте ул.

Искәртеп узабыз, элегрәк Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов партиядәге хезмәттәше Илдар Гыйльметдинов белән берлектә Дәүләт Думасына коммерциячел булмаган паллиатив ярдәм күрсәтә торган оешмаларга озак вакыт кулланышка бушка җирләр бирү турындагы канун проектын тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100