news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Депутат Игорь Бикеев: Сайлауларның 3 көн булуы халыкның тавыш бирү мөмкинлеген арттыра

Быел Россия Президенты сайлаулары беренче мәртәбә 3 көн – 15 марттан 17 мартка кадәр дәвам итә.

Депутат Игорь Бикеев: Сайлауларның 3 көн булуы халыкның тавыш бирү мөмкинлеген арттыра
Фото: © "Татар-информ", Рамил Гали

Татарстанның Дәүләт Советы депутаты, юридик фәннәр докторы Игорь Бикеев Россия Президенты сайлауларының 3 көнгә сузылуын халыкның тавыш бирү мөмкинлеген арттыру, дип аңлатты.

Быел Россия Президенты сайлаулары беренче мәртәбә 3 көн – 15 марттан 17 мартка кадәр дәвам итә.

«Сайлауларны берничә көн буе үткәрүгә пандемия чорында килдек. Инфекция таратмас өчен, сайлау участокларына киләсе кешеләрне вакыт буенча таратырга кирәк иде. Аннан соң мондый алым сайлаучылар өчен уңайлы булуы аңлашылды. Кешегә кайчан уңайлы, шунда килеп сайлый. Аның якшәмбе көнне кичектерә алмаслык эшләре булса, сайлауга килмәскә мөмкин. Сайлауларның 3 көнгә сузылуы халыкның тавыш бирү мөмкинлеген арттыра», – диде Игорь Бикеев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Депутат фикеренчә, 3 көн барган сайлаулар сайлау комиссиясенә эш арттырса да, дәүләт балансны сакларга тырыша. Ул киләчәктә электрон сайлау технологияләре дә үсеш аласына ышанычын белдерде.

Фоторепортаж: Рамил Гали
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100