news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Депутат: Халыкара Олимпия Комитеты президентын эштән читләштерергә кирәк

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов фикеренчә, киләсе Олимпиадага комитетның яңа составын җыярга кирәк.

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Дамир Садриев). Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов Халыкара Олимпия комитеты президенты Томас Бахны спорт белән бәйле эшчәнлектән гомерлеккә читләштерергә кирәклеген әйтте.

Милонов сүзләренчә, киләсе Олимпиадага комитетның яңа составын җыярга кирәк, ул чын-чынлап спортчыларның хокукларын якларлык булырга тиеш.

«Спортчыларга Олимпиадада катнашырга комачауларга тырышканы өчен Бахны спорт белән бәйле эшчәнлектән гомерлеккә читләштерергә кирәк. Ул һәм Халыкара Олимпия комитеты эшләгән эш ачыктан-ачык басым ясау булды, алар моны яшермәде дә. Алар үз бурычларын үтәде. Халыкара Олимпия комитеты ул — Олимпия комитеты түгел, аны куып таратырга һәм киләсе Олимпиадага спортчыларның хокукларын якларлык һәм олимпия хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне күзәтерлек яңа комитет җыярга кирәк», — дип, Милоновның сүзләрен китерә Metaratings.

Искәртеп узабыз, моннан алдарак Дәүләт Думасында Пекиндагы Олимпиадада дүртенче урын алуына карамастан, Камилә Вәлиеваны хөкүмәт бүләге белән бүләкләргә тәкъдим иткәннәр иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100