Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Депутат Гусев Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан истәлекле тәңкә чыгарырга тәкъдим итте
Үзәк банкка Россиянең «Орешник» ракета комплексы сурәтләнгән истәлекле тәңкә чыгарырга тәкъдим иттеләр. Мондый инициатива белән Дәүләт Думасының Контроль комитеты рәисенең беренче урынбасары Дмитрий Гусев чыгыш ясады, дип яза РИА Новости.
Аның сүзләренчә, тәңкәне совет гражданнарының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең һәм Европаны нацизмнан азат итүнең 80 еллыгы алдыннан чыгарырга кирәк. Заманча коралның Җиңүнең юбилее белән бәйләнеше хәрби фән үсү, илнең стратегик оборонасы өлкәсендә СССР халыкларының эшен дәвам итү белән аңлатыла, дип ассызыклады Гусев.
Парламентарий шулай ук мондый истәлекле тәңкәләр чыгару җәмгыятьтә хәрби техника өлкәсендәге казанышларны популярлаштырырга ярдәм итәчәк, шулай ук россиялеләрнең хәрби-техник прогресска кызыксынуын арттырачак һәм гражданнарда традицион-әхлакый кыйммәтләр формалашуга уңай тәэсир итәчәк, дип саный.
Гусев билгеләп үткәнчә, сугыш турындагы хәтер – ул тарих кына түгел, Россиянең бүгенге саклану көчләре дә. Тәңкәгә төшерелгән «Орешник» Туган илне саклау традицияләрен һәм үткән заман геройлары белән киләчәк заман инженерлары арасындагы күперне символлаштырачак.
Элегрәк Казанда сирәк очрый торган тәңкәне 10 миллион сумга саталар, дип хәбәр ителгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз