Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт Думасы депутаты гаилә ипотекасы программасындагы үзгәрешләр турында сөйләде
2026 елның 1 февраленнән Россиядә гаилә ипотекасын алу кагыйдәләре үзгәрәчәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Екатерина Стенякинага сылтама белән хәбәр итә.
«1 февральдә Россиядә гаилә ипотекасын бирү кагыйдәләре үзгәрә. Әлеге үзгәрешләр гаиләгә бер ташламалы кредит рәсмиләштерү буенча чикләүләр кертә. Ир белән хатын ипотеканы бергәләп рәсмиләштерергә тиеш», – дип сөйләде депутат.
Аның сүзләренчә, мондый чикләүләр законсыз гамәлләргә юл куймау һәм гражданнарга ярдәм итүнең гадел системасын булдыру өчен кертелгән. Шуңа да карамастан, әгәр программа буенча кредит алу өчен аларның керемнәре җитәрлек булмаса, ир белән хатынның өченче затларны җәлеп итү мөмкинлеге кала.
«Гаилә ипотекасын бирү кагыйдәләрен яңадан карау ихтыяҗы ташламалы кредитларның турыдан-туры үз билгеләнеше (россиялеләрнең торак шартларын яхшырту) буенча түгел, ә инвестицияләр өчен кулланыла башлавы аркасында килеп туды», – дип искәртте парламентарий.
Стенякина билгеләп үткәнчә, гаилә ипотекасы яңа сафка бастырылган йортлардан фатир алу өчен каралган, әмма күп фатирлы йортлар төзелмәгән территориядә яшәүче инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр программадан икенчел торак өчен дә файдалана ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз