Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт Думасы депутаты энергетикларны бары тик даруханәләрдә генә сатарга тәкъдим итте
Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты әгъзасы Солтан Хамзаев энергетик эчемлекләрне бары тик даруханәләрдә генә сатарга тәкъдим итте.
РИА Новости агентлыгы белән әңгәмәсендә ул башта энергетикларның спортчы-экстремаллар өчен тәгаенләнгән булуын, әмма хәзер аларны азык-төлек кибетләрендә сатуларын һәм газлы су кебек рекламалауларын искәртте. Депутат сүзләренчә, халыкара тәҗрибә мондый эчемлекләрне бары тик даруханәләрдә генә сатуны күздә тота.
Хамзаев билгеләп үткәнчә, энергетикларны балаларга сату тыелган инде. Аның фикеренчә, бу мөһим чара булган, әмма алга таба барырга кирәк. Ул энергетик эчемлекләрне йөкле хатын-кызларга сатуны тыярга тәкъдим итте һәм мондый чикләүләр гамәлгә керүнең сроклары турындагы сорауның ачык калуын искәртте.
Моңа кадәр Дәүләт Думасы балигъ булмаганнарга энергетиклар саткан өчен 500 мең сумга кадәр штрафка тарту турындагы законны хуплаган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз