news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасы депутаты балигъ булмаганнарны эшкә урнаштыру кагыйдәләре турында искәртте

Россиядә балигъ булмаганнарга сынау срогы билгеләү, аларны төнге һәм эш сәгатеннән тыш өстәмә эшкә җәлеп итү, шулай ук аларны зыянлы шартларда эшләтү тыела. Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб шулай дип белдерде.

Парламентарий билгеләп үткәнчә, эш бирүчеләр яшүсмерләр өчен закон тарафыннан билгеләнгән гарантияләрне үтәргә тиеш.

«Шуны истә тоту мөһим: балигъ булмаганнарга сынау срогы билгеләү, төнге сәгатьләрдә эшкә җәлеп итү яки эш сәгатеннән тыш өстәмә эш йөкләү, шулай ук зыянлы шартларда эшләтү тыела», – диде Бессараб «Парламентская газета» белән әңгәмәсендә.

Аның сүзләренчә, яшүсмерләр өчен эш атнасының озынлыгы аерыла: 14-15 яшьтә – атнага 20 сәгатькә кадәр (смена 4 сәгатькә кадәр), 15-16 яшьтә – 25 сәгатькә кадәр (смена 5 сәгатькә кадәр), 16-18 яшьтә – 35 сәгатькә кадәр (смена 7 сәгатькә кадәр).

Депутат шулай ук яшүсмерләргә, «Россия эше» порталын һәм мәшгульлек үзәкләрен кертеп, рәсми ресурслар аша эш эзләргә киңәш итте. Аның сүзләренчә, бу эш бирүченең намуслы булуына ышанырга мөмкинлек бирә.

Бессараб билгеләп үткәнчә, эшкә урнашканда хезмәт килешүе төзелә, аны игътибар белән өйрәнергә кирәк, аның бер нөсхәсе - хезмәткәрдә, икенчесе эш бирүчедә кала. Бәхәсле хәлләр килеп туганда Дәүләт хезмәт инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә була, әмма, кагыйдә буларак, хезмәт мөнәсәбәтләрен дөрес рәсмиләштергәндә бу таләп ителми.

news_right_1
news_right_2
news_bot