news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаплин: Күп балалы гаиләләргә коммуналь хезмәтләргә түләгәндә 30 процент ташлама каралган

Күп балалы гаиләләр коммуналь хезмәтләр бәясеннән ким дигәндә 30 процент ташламага өметләнә ала. РФ Дәүләт Думасының Бюджет һәм салымнар комитеты әгъзасы Никита Чаплин шул хакта искәртте, дип хәбәр итә RT.

Парламент әгъзасы бу ташламаның федераль дәрәҗәдә раслануын һәм Федерациянең барлык субъектларында да гамәлдә булуын ассызыклады. Шул ук вакытта, җирле хакимият төбәктәге хәлне исәпкә алып компенсация күләмен арттырырга хокуклы.

«Ташлама алырга теләүчеләргә социаль яклау органнарына, күп функцияле үзәккә гариза һәм кирәкле документлар пакеты белән мөрәҗәгать итәргә яки «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша гариза бирергә кирәк», – дип аңлатты Дәүләт Думасы депутаты.

Чаплин 2023 елдан башлап процедураның гадиләштерелүен әйтте: хәзер ташламаларның күбесен рәсмиләштерү өчен бары тик гариза гына кирәк, чөнки социаль яклау органнары кирәкле документларны ведомствоара бәйләнеш системасы аша мөстәкыйль рәвештә соратып ала.

Әгәр гариза тапшырмаганнан соң да ташлама бирелмәгән икән, депутат үз дигәнеңдә нык торырга киңәш итте. Моның сәбәпләрен ачыклау өчен гариза тапшырган оешмага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гаризаны караудан нигезсез баш тарткан очракта, югарырак органга яки судка мөрәҗәгать итү зарур, дип өстәде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot