Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Депутат Гаврилов пенсия яшен арттырмый торган пенсия системасы реформасын тәкъдим итте
Россиядә пенсия яшен арттыру мәҗбүри түгел – пенсия системасын нәтиҗәлелеген туплау механизмнарын көчәйтү һәм пенсиягә соңрак чыккан өчен өстәмә түләүләр системасын төзеп бетерү хисабына яхшыртырга мөмкин. Бу хакта ТАСС хәбәр итә һәм Дәүләт Думасы депутаты Сергей Гаврилов сүзләрен китерә.
Аның сүзләренә караганда, агымдагы демографик вазгыятьтә пенсия системасына баланссызлану куркынычы яный: 2040 елга бер пенсионерга бары тик бер генә эшләүче кеше туры килергә мөмкин, бу гамәлдәге бүлү моделенең тотрыклылыгында шик тудыра. Икътисадта эшләүче кешеләр өлеше кимү дәвам итсә, хәтта иминият кертемнәре тулысынча җыелган очракта да ресурслар җитмәскә мөмкин.
«Өстәмә бюджет кертемнәре проблеманы хәл итми – чөнки алар шул ук икътисади актив халыктан кергән салымнардан формалаша. Бу йә салым йөкләнеше артуга, йә гражданнарның рәсми рәвештә эшкә урнашырга мотивациясе кимүгә китерә», - дип аңлатты депутат.
Ул пенсия белән тәэмин итү системасын яңадан карарга тәкъдим итә – мәсәлән, тупланма өлешне шәхси хезмәт тарихына бәйләп көчәйтергә, яки гибрид система кертергә.
Моннан тыш, Гаврилов пенсиягә соңрак чыккан өчен стимуллаштыручы өстәмә түләүләр системасын перспективалы дип саный. Аның фикеренчә, мондый чара кешеләргә сайлау иреге, ә дәүләткә пенсия системасындагы йөкләнешне акрынлап бушатырга мөмкинлек бирер иде. «Әгәр бу механизмны дөрес итеп гамәлгә куйсаң, ул түләүләрне сизелерлек дәрәҗәдә арттыру өчен хезмәт эшчәнлеген дәвам итәргә этәрүче көчле корал булачак», - дип йомгаклады Гаврилов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз