news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Депутат Фёдоров бөтен Россия буенча вейпларны тыярга тәкъдим итте

Россиядә вейпларга каршы көрәш аларны тулысынча тыю яисә федераль күләмдә катгый дәүләт контроле урнаштыру аша алып барылырга тиеш. Бу хакта «Татар-информ» белән әңгәмәдә Дәүләт Думасы депутаты Евгений Фёдоров белдерде.

«Мин Россиядә вейплар әйләнешен катгый контрольгә алырга кирәк дип саныйм. Бәлки, тыярга да. Мин тыю идеясен бөтенләй кире кагарга кирәк дип санамыйм, аны да эшләп карарга кирәк», – диде ул.

Фёдоров уңышлы мисал итеп Белоруссия тәҗрибәсен китерде, анда вейпларны сатучы һәм аларның сыйфатын, бәяләрен һәм күләмен контрольдә тотучы дәүләт компаниясе булдырылган. Төп проблема – бу җайланмаларда кулланыла торган матдәләрнең контрольсез булуы, дип искәртте депутат.

news_right_1
news_right_2
news_bot