Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Депутат Фәррахов пенсияләрне квартал саен индексацияләүгә каршы чыкты
Пенсияләрне квартал саен арттыруның кирәге юк. Бу хакта «Татар-информ»га Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар комитеты әгъзасы, Татарстаннан депутат Айрат Фәррахов хәбәр итте. Элегрәк депутат Сергей Миронов россиялеләрнең пенсияләрен һәр квартал саен индексацияләргә тәкъдим итте.
«Минемчә, пенсияләрне квартал саен индексацияләүгә күчүнең кирәге юк. Бу өстәмә бюрократиягә, хезмәткәрләр штаты артуга, бу эшне тәэмин итү өчен чыгымнар артуга китерәчәк», - дип саный парламентарий.
Ул билгеләп үткәнчә, пенсияләр бәяләр үсешеннән калышмасын өчен, беренче чиратта, инфляция белән көрәшергә кирәк.
«Пенсия түләүләре бәяләр үсешеннән калышмасын өчен, беренче чиратта, дәүләткә инфляция белән барлык дәрәҗәләрдә нәтиҗәле көрәшергә кирәк. Дәүләт һәм Үзәк банк күргән чараларның нәтиҗәлелеге инфляция максатчан күрсәткечләргә җитүгә китерергә тиеш. Хәзерге вакытта регулятор һәм РФ Хөкүмәте күргән чаралар инфляциянең көтелгән дәрәҗәсе кимүгә китерде, һәм без моны Үзәк банкның карарыннан күрәбез – төп ставка артмый», - дип уртаклашты Фәррахов.
Депутат шулай ук Россиядә пенсия түләүләрен ике тапкыр арттыру турында карар кабул ителгәнен өстәде.
«Пенсия чыганагы – ул эш бирүчеләр түли торган иминият кертемнәреннән торган фонд. Хәзерге вакытта күзәтелгән югары инфляцияне компенсацияләү өчен елга ике тапкыр пенсияләрне индексацияләү турында карар кабул ителде – 1 февральдә һәм 1 апрельдә. Минемчә, бу механизм бәяләр үсешен компенсацияләүне тәэмин итә, һәм гомумән алганда пенсияләр алгарышлы темплар белән арта», – дип йомгаклады ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз