news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Депутат Фәнис Нурмөхәммәтовның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылды

«Депутат Нурмөхәммәтов муниципаль хезмәткә күчә, моңа бәйле рәвештә, ул бу елның 23 апреленнән үз вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында гариза кертте», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Дәүләт Советы утырышында депутат Фәнис Нурмөхәммәтовның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылды. Ул парламентның социаль сәясәт комитеты әгъзасы иде.

«Депутат Нурмөхәммәтов муниципаль хезмәткә күчә, моңа бәйле рәвештә, ул бу елның 23 апреленнән үз вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында гариза кертте. Без аңа эше өчен рәхмәтебезне җиткерәбез», — диде Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бъгенге парламент утырышында.

Ул Нурмөхәммәтовның бер үк вакытта депутат та һәм муниципаль дәрәҗәдәге хакимият хезмәткәре дә була алмавын искәртте. 

news_right_1
news_right_2
news_bot